27 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
27 гыйнвар 2022 - 17:50Язмышы – китап язарлыкХарис абый белән Фәүзия апа гаиләсендә төпчек бала булып үскән Рушания бу кадәр бәхетсез булырмын дип, һич уйламагандыр, мөгаен. Кечкенә вакытында абыйсы Айрат та, апасы Гөлназ да бик яраттылар аны. Әти-әнисе дә бәләкәчне сөеп туймады. Тик ул бәхетле балачак хәзер хатирәләрендә генә калды. Рушаниянең ул елларны искә алырга теләге дә, вакыты да юк инде.
-
27 гыйнвар 2022 - 17:10Чаллы вокалчылары – Халыкара эстрада җыры фестивале ЛауреатларыЧаллы артистлары «ВЗЛЕТАЙ!» Халыкара балалар-яшүсмерләр эстрада җыры фестивалендә югары бәя алдылар.
-
27 гыйнвар 2022 - 16:30Чаллыда Роспотребнадзор эпидемиягә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклауны дәвам итәчәкПандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатор расланган 6 164 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1173, 5 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 5,3%ка түбәнрәк. 225 кеше медицина күзәтүе астында, 11 393е исәптән төшерелгән. Узган атнада Роспотребнадзор Чаллыда 19 хуҗалык итүче субъектны тикшерде.
-
27 гыйнвар 2022 - 15:56Башкарма комитет судта 39/15 йортында яшәүчеләрнең хокукларын яклаячакБашкарма комитет юристлары 39/15 йортында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, чаллылылар йорт янында коммерция объекты төзелешенә каршы чыга. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр әлеге территориядә сквер төзекләндерергә планлаштырганнар һәм инде бер ел үз хокуклары өчен көрәшәләр.
-
27 гыйнвар 2022 - 15:10Инвалид булу - чаңгыда ярышырга комачауламый - ФОТОЛАР, ВИДЕОЛАРБүген, 27 гыйнвар көнне, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чаңгы ярышлары буенча мэр кубогына шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге үтте.
-
27 гыйнвар 2022 - 14:34Нинди чәчәк яратуына карап, кешенең холкын белергә мөмкинЛалә (тюльпан) чәчәген яратучы кеше хисле, юмарт була. Кайвакытта алар үзләрен сабый кебек тотарга ярата. Сез башкаларга киңәшләрегез белән файдалы була аласыз.
-
27 гыйнвар 2022 - 14:20Хәния Фәрхи музеена үзе укыган мәктәп укучылары килгәнМузей Башкортстан районы Тәтешле район үзәгендә урнашкан.
-
27 гыйнвар 2022 - 13:35Тимурның әтисе: «Үз куллары белән тавык та суя алмый иде ул!» - ВИДЕОЛАРАтна башында Чаллы янында урнашкан Мәләкәс авылындагы канлы вакыйга бөтен республика халкын тетрәндерде. 25 яшьлек Тимур Прохоров 21 яшьлек хатыны һәм аның туганын пычак белән кадап үтерә. Соңыннан, тикшерүчеләр фикеренчә, егет үзе дә әтисенең ау мылтыгы белән атылып үлә. Керәшен, татар, рус милләте вәкилләре дус-тату яшәгән авылда моңа ышанмыйлар.
-
27 гыйнвар 2022 - 13:15"Шәһри Чаллы" редакциясендә - сөенечСөенечебез белән уртаклашабыз - Инстаграм подписчикларыбызның саны 9 меңгә җитте.
-
27 гыйнвар 2022 - 12:55Чаллылылар волейбол буенча 50+ ветераннар арасында Бөтенроссия турнирында җиңдеСарапул шәһәрендә Владимир Дробыш истәлегенә 50+ ветераннар арасында волейбол буенча Бөтенроссия турниры узды. Уеннар «Сокол» сәламәтләндерү үзәгенең спорт залында узды, турнир инде 31 нче тапкыр узды.
-
27 гыйнвар 2022 - 12:30Омикрон симптомнары ОРВИ белән охшашТатарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов үзеңдә омикронның беренче билгеләрен сизү белән нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
-
27 гыйнвар 2022 - 12:03Чаллы кызлары волейбол буенча ачык Беренчелек нәтиҗәләре буенча беренче урындаЧаллы кызлары Кукмарада узган волейбол буенча ачык Беренчелек нәтиҗәләре буенча беренче урынны яуладылар.
-
27 гыйнвар 2022 - 10:45Илүсә Хуҗина Аршак Алтунянга кияүгә чыкканмы?Рәшит Ваһапов фестивалендә татар халык җыры башкарып җиңгән әрмән егете Аршак Алтунян талантлы җырчы Илүсә Хуҗина белән бик матур дуэт яздырды.
-
27 гыйнвар 2022 - 10:30Әрмән егете Аршак Алтунян: “Татар халык җырларын моңлы итеп башкара алуым өчен остазларыма рәхмәтлемен” - ВИДЕОТатар телен өйрәнеп, “Күп телләр белү – зур байлык ул” диюче башка милләт вәкилләре хөрмәткә лаек. Әрмән егете, җырчы Аршак Алтунян шундыйларның берсе.
-
27 гыйнвар 2022 - 09:57Чаллылы Менделеевск якларында коррупция белән көрәшәМенделеевск районы башлыгы, Чаллы егете Радмир Беляев үз командасына белгечләр туплауны дәвам итә.