Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дини открыткаларны белеп җибәрегез!

Аллаһы Тәгалә, Аның рәсүле, дине, Изге Китабы белән шаяру, көлү һәм аларны мыскыллау иманны юкка чыгара.

Интернетта дини бәйрәмнәр турында төрле эчтәлекле рәсемнәр йөри. Алар арасында дин кысаларына сыеп бетмәгән, тискәре мәгънәгә ия сурәтләр дә еш очрый. Күпләр ватсап, социаль челтәрләр аша танышларына җибәреп, шулардан кызык таба. Кешеләр арасында да Аллаһка һәм Аның диненә кагылышлы мәзәкләр ишетелә. Бу очракта сөйләүче генә түгел, әлеге мәзәкне тыңлап көлүче дә көферлеккә төшә. Шуның өчен ялгышудан, хаталанудан сак булыйк, тәүбәгә килик, Аллаһка якынайыйк, динебезне хөрмәт итик һәм саклыйк. 

Аллаһы Тәгалә, Аның рәсүле, дине, Изге Китабы белән шаяру, көлү һәм аларны мыскыллау иманны юкка чыгара. Моңа дәлилне 9нчы «Тәүбә» сүрәсенең 65 аятендә күрербез: «Әгәр син алардан Аллаһуны, аятьләрне вә рәсүлне кимсетеп сөйләшеп торган чакларында «ни сөйлисез?» дип сорасаң, алар: «үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез» дип әйтерләр, син аларга әйт: «сез Аллаһуны вә Аның аятьләрен вә Аның рәсүлен мәсхәрә кыла идегез түгелме?» (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүллаһтан гафу сорарга килделәр). Шушы ук сүрәнең киләсе аятендә: «Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһуга каршы барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән таифәне ґәзаб кылырбыз бозык булганнары өчен» диелгән. 

Моннан шуны аңларга була: берәү белмичә хаталанып, диннән көлсә һәм соңыннан, хатасын аңлап, тәүбә итсә, Раббыбыз аны гафу итәр, иншәАллаһ, чөнки Ул гөнаһларны кичерүче. Әгәр дә инде кеше хатасын танымыйча, тәүбәгә килмичә үлеп китсә, димәк ул көферлектә үлгән. Ә көферләрнең урыннары – мәңгелек җәһәннәм. Аллаһы Тәгалә безне мондый хаталардан сакласын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам