Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәүлид аена аяк бастык. Аны ничек үткәрәләр?

“Мәртәбәле ай уңаеннан Чаллы мәчетләрендә вәгазьләр укылачак”, - дип белдерде Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.

15 сентябрьдә, кояш баеганнан соң мәртәбәле Рабигыль-әүвәл ае керде. Аның 11,12нче көннәре (26-27 сентябрь) – Мәүлид бәйрәме кичәсе һәм көне. Рабигыль әүвәл аеның 11ендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган, 12сендә вафат булган. 

Мәүлид кичәсе – бик күркәм вакыйга. Ул бер көн генә үткәрелми, ә тоташ бер ай буе дәвам итә. Бу чорда дин кардәшләребез, хәлдән килгәнчә, туганнарын, якыннарын табынга җыялар. Анда, гадәттә, Мәүлид укыйлар. Җомга көннәрне Пәйгамбәргә атап вәгазьләр сөйләнә. Мәүлид кичендә иман йортларында Пәйгамбәр хөрмәтенә Коръәннән сүрәләр укыла, вәгазь сөйләп, тантаналы гыйбадәт кылына. 

Бу көннәрдә Пәйгамбәребезне мактап язылган шигырьләр дә яңгырый, Аның тормышындагы могҗизалар, кызыклы вакыйгалар искә алына. Табында утыручылар бергәләп күп итеп “Салават“лар әйтәләр. Шулай ук Пәйгамбәребезгә атап догалар кылу, Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтү дә бик саваплы. 

Салават сүзләрен бу рәвешле әйтергә мөмкин: “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәд” (Мәгънәсе: “Йә, Раббым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”).

“Мәртәбәле ай уңаеннан Чаллы мәчетләрендә дә вәгазьләр укылачак, чаралар оештырылачак”, - дип белдерде редакциябезгә Чаллы шәһәре иимам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай