Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2018 елда пенсияләрне киметү, иминлек структуралары һәм армия чыгымнарын арттыру карала

Русия финанс министрлыгы 2018 елда пенсия өчен чыгымнарны 51 миллиард сумга киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта дәүләт иминлеген тәэмин итүче куәт оешмаларына чыгымнарны 20 миллиард сумга арттыру күздә тотыла.

Гомумән алганда, финанс министрлыгы "Социаль сәясәт" бүлеге өчен чыгымнарны 53 миллиард сумга киметергә тәкъдим итә. Әлеге төзәтмәләр хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Социаль тәэминат чыгымнарын биш миллиард сумга, ә инвалидларга ярдәм чыгымнарын ике миллиардка киметү каралган.
Шул ук вакытта дәүләт иминлеген тәэмин итүче куәт оешмалары өчен чыгымнарны 20 миллиард сумга арттыру күздә тотыла. Гаскәр өчен 2,3 миллиард сумга күбрәк акча тотылачак дип яза РИА Новости. Шулай ук җәзаларны үтәтү системы өчен дә чыгымнар 4,5 миллиард сумга артачак. Гомумән куәт оешмаларына, гаскәргә хөкүмәт биш триллион сум тирәсе акча бүләргә җыена. Әлеге сумма бюджетның 29 процентын тәшкил итә.
7 майда Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә 2024 елга Русияне дөньяның иң зур икътисадлы биш иле арасына кертүне, гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерүне, пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән арттыруны һәм фәкыйрьлекне ике тапкырга киметүне тәэмин итәргә кушып фәрман имзалаган иде.
Премьер-министр Дмитрий Медведев элегрәк хөкүмәт пенсиягә чыгу яшен арттыру турында канун өлгесе әзерләячәк дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев