Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 апрельдән күпбалалы гаиләләр пособиесе арта

Әлеге түләүләрне исәпләү системасы үзгәрәчәк.

1 апрельдән ул өч баскычлы булачак. Стандарт пособие күләме әлегә элекке дәрәҗәсендә кала - балага төбәк минимумының 50 проценты. Акчаларны, элекке кебек үк, түбән керемле гаиләләр алачак. Агымдагы елда түләүләр 5 651 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр дә әлеге пособие шулай да бер кешегә яшәү минимумы дәрәҗәсендә керемне тәэмин итәргә мөмкинлек бирми икән, ул инде 50 процент итеп түгел, ә төбәк яшәү минимумының 75 проценты күләмендә түләнәчәк. Әгәр дә мондый сумма да ярдәм итмәсә, төбәк балалар минимумының 100 процентын, ягъни 11 303 сум түләячәкләр.

Яңа кагыйдәләр буенча түләү агымдагы елның 1 апреленнән соң гына исәпләнәчәк. Нәкъ шул көнне югары пособие алуга гариза бирергә мөмкин.

Быел 8 яше тулачак балаларның ата-аналары өчен сорау ачык кала. Күп кенә ата-аналар нинди дә булса пособие булырмы дип кызыксына. Шулай да югары пособие алуга өмет бар. Закон бит 2021 елның 1 гыйнварыннан кабул ителде. Димәк, 1 апрельгә 8 яшь тулган балаларның ата-аналарына социаль яклау органнарына гариза бирергә туры киләчәк.

Белгечләр керем дәрәҗәсен яңадан караячак һәм минимумга кадәр барып җитү өчен кемгә һәм күпме түләргә кирәклеге турында карар кабул итәчәк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлегә гаиләләр балага яшәү минимумының яртысын алуын дәвам итә. Әмма апрель аенда алар, яңадан исәп башлангач, аерманы ала алачак. Хәтта балага мартта 8 яшь тулса да, ул пособиене алучы булып тора, апрельдә аңа аерманы өстәп бирәчәкләр.

Чыганак:Кызыл тан

Фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев