Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәрдәшебез, «СтройТраст» компаниясе генераль директоры, Шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиев белән аның кадерле кешесе турында сөйләшеп алдык.
– Раил Габделхаевич, шундый игелекле ул үстергән әни кем ул?
– Минем әнием Мәдинә Аксубай районы Иске Тат Адам авылында алты балалы гаиләнең беренче кызы. Алар 4 малай, ике кыз үскәннәр. Әни 8нче сыйныфны тәмамлагач, Кукмарага укырга киткән. Дөрес, әби-бабайның аны еракка җибәрәсе килмәгән, чөнки балаларны һәм малларны карарга, өйдәге эшләрне башкарырга кеше кирәк булган.
Шуңа да карамастан, кызларының теләгенә каршы килмәгәннәр. Әнием Кукмарада педагог-оештыручы һөнәре алган. Шунда Каенсар авылы егете Габделхәй белән танышкан. Ул әниемнән 1 яшькә зуррак. Алга китеп әйтим әле: безнең (минем ике энемнең дә) барыбызның да хатыннары үзебездән 1 яшькә зур.
– Минегалиевлар гаиләсе нишләп Казанда калмады икән?
– Ул чорда Чаллы яшьләрне үзенә тартты бит. Безнең дә әти-әниләр автокалага күчкәннәр. Әтием – төзүче, әни балалар бакчасында тәрбияче, бакча мөдире булып эшләде. Әниебез «КАМАЗ»да да, кошчылык фабрикасында да эшләп алды. Әти гомере буе төзелешкә тугры калды. Без гаиләдә өч малай: мин, Рамил, Илнар үстек.
Әни садикта эшләгәндә бездә еш кына 4-5 бала куна иде. Чөнки кайбер ата-аналар балаларын бакчадан ала алмый иделәр. Шунысы истә калган: безнең өйдән беркайчан кеше өзелмәде. Әни артыннан Чаллыга 5 туганы да күчте. Алар барысы да башта бездә яшәде. 3 бүлмәле фатирның берсе кунаклар өчен иде. Әнинең барлык туганнарының туйлары, төрле мәҗлесләр бездә узды. Безнең фатирда гармун моңы, татар җырлары беркайчан да өзелеп тормады. Гел өй тулы кеше була иде. Бик күңелле яшәдек.
– Әниегезгә өч малайны үстерү җиңел булмагандыр?
– Ул безне туйганчы ашатып, тиешенчә киендерү өчен икътисадый кризис елларында җылы эш урынын калдырып, сатуга күчте. Мәскәүдән тәрәзә челтәрләре, сәгатьләр һәм башка товарлар алып кайтып, «Алан» базарында сата иде. Без өч малай мәктәпкә барыр алдыннан аңа тележкаларны илтә идек. Әниебез гаиләдә 4 ир-атны ашатты, эчертте, киендерде. Ул гаиләнең матди ягын кайгыртты, әти исә безне тәрбияләде.
– Сез татар телен камил беләсез, мәдәниятне, сәнгатьне яратасыз.
– Башта 36нчы мәктәптә, аннары безне (теләмәсәк тә) 2нче гимназиягә күчерделәр. Шулай итеп, безне эшләтеп, урам йогынтысыннан саклап калдылар. Гимназиядә дә татарча, өйдә гел татарча сөйләштек. Аннары мин 79нчы малайлар лицеена күчтем. Анда да татар мохиты хөкем сөрде.
– Әниегезнең кайсы сыйфатлары аеруча истә калган?
– Әниебез шимбә көнендә «Малютка» машинасында 4 ир-атның киемнәрен юа иде. Ә ял көнендә икешәр зур табак кабартма пешерде. Камыр ризыкларыннан башка малайларның тамагын туйдырырга авыр булгандыр инде. Ул кабартмаларның тәме хәзер дә авызда... Әниебез бик уңган, ярдәмчел, гади, таләпчән, җаваплы, гадел кеше.
Аның бу сыйфатлары безгә дә күчте. Ул өлкән буынга, безнең әбиләргә-бабайларга карата мәрхәмәтле булды. Сеңелесе белән үз әнисен карады, аннары әтиебезнең әнисен тәрбияләп, тиешенчә соңгы юлга озатты. Әтиебез белән бергә безне тормышта үз урыннарыбызны табарлык шәхесләр итеп тәрбияләде.
– Раил әфәнде, егетләр хатынын әнисенә карап сайлый диләр…
– Минем очракта Аллаһы Тәгалә шулай туры китерде дә. Зөһрәм әнием кебек чибәр, тырыш, максатчан, гадел... Без 10 ел әти-әни белән бергә тордык. Безнең өйдә килен белән кайнана арасында беркайчан да тавыш, бәхәс булмады, чөнки әни дә, хатыным да зирәк кешеләр.
Әтиебез вафат булгач, әни күбрәк безнең янда булып, балаларны үстерешергә булышты. Аның догалары безне тормышыбыз буена озатып килә. Кызыбыз Ләйлә урта мәктәпне тәмамлап, КФУга укырга кергәч, балага күз-колак булып тору өчен әни һич авырсынмыйча Казанга күчте. Инде Ләйләбез кияүгә чыгып әни булды.

Хәзер әниебез карамагына Әминәбез күчте. Әниебез улыбыз Сәетне дә бик ярата. Бүгенге көндә әнинең 11 оныгы (8 кыз, 3 малай) бар. Чаллыга кайтса, ул – улларының кадерле кунагы. Өебездә аның тыныч, якты бүлмәсе бар. Анда оныгыбыз Али да бик тәмләп йоклый.
– Сез актив яллар яратасыз? Әниегез борчылып торадыр?
– Әйе, без хатыным, гаилә белән актив яллар яратабыз. Тауларга киткәндә әнине борчымас өчен башта әйтми идек. Хәзер яшермибез. Заман белән бергә атлаучы кадерле кешебез безне социаль челтәрләрдән күзәтеп, догаларын укып тора. Безнең турындагы телевидение тапшыруларын горурланып карый.
Без әнигә яшь чагында күрмәгән кадер-хөрмәтне күрсәтергә тырышабыз. Дус кызлары белән Төркиягә, диңгезгә ялга җибәрдек. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән Хаҗ гамәле кылып кайтты. Төрек сериалларын карарга ярата. Дуслары белән концерт-театрларга да йөри.
– Хатыныгызның әнисе исән-саумы?
– Ике атна элек Зөһрәнең әтисе бакыйлыкка күчте. Әниләребез генә калды. Без аларга гомеребез буе бурычыбызны түлибез. Исән-сау булсыннар, безне догаларыннан ташламасыннар. Без хатыным белән икебез дә ислам дине кануннары белән яшибез. Җәннәтнең әниләребез аяк астында икәнлеген бик яхшы беләбез.
Әти-әниебез гомерләре буена кешеләргә ярдәм итеп, булышып яшәделәр. Без, шуны күреп үскән балалар, мөмкинлектән чыгып, кешеләргә игелек кылып яшәүне тормышыбызның девизы иттек. Ярдәмнең олысы-кечесе юк, иң мөһиме, ул ихластан булырга тиеш.
Форсаттан файдаланып, безгә гомер бүләк иткән барлык гүзәл затларыбызны Әниләр көне белән котлыйм! Сәламәт булып, балаларының хөрмәтендә, кайгы-хәсрәтсез гомер итсеннәр. Ирләре, балалары һәм оныклары аларны уңышлары белән сөендереп кенә торсыннар.
Фотолар шәхси архивтан алынды
Нет комментариев