Фаил Камаевны колония-поселениегә күчерәләр
Яңалыклар тасмасы

Фаил Камаевны колония-поселениегә күчерәләр

Менделеевск суды Тукай районы суды шундый карар кабул итте.

Менделеевск районы суды Тукай районының элеккегебашлыгы Фаил Камаевның адвокаты үтенечен канәгатьләндерде. Аны катгый режимлы колониядән колония-поселениегә күчерәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, 2025 елның ноябрендә Чаллы шәһәр суды Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевка хөкем карары чыгарган иде.

Суд аны вәкаләтләрен арттыруда, шулай ук ришвәт алуда гаепле дип тапты. Тикшерү версиясе буенча, Камаев, үз хезмәт вәкаләтләрен кулланып, таныш кешесенә 273 мең сумнан артык бәяле җир кишәрлегенә милек хокукы биргән, ә үзе бушлай 1,6 млн сумнан артык бәяле өч кишәрлек алган. Камаев «Яшьлек» Мәләкәс авыл мәдәният йортында эшмәкәр башкарган эшләренең бәясен 100 мең сумга арттырган.

Тагын бер очракта контракт буенча түләүләр алуда ярдәм иткәне өчен төзелеш компаниясе аңа Тукай районының Яңа бистәсендә бушлай йорт салган. Ә икенчесендә – «Тракресурс» компаниясе директоры Тукай районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре тарафыннан җир кишәрлекләрен милеккә алу турындагы гаризаларны карауны тизләтүгә ярдәм иткән өчен аңа 280 мең сумнан артык счет түләгән.

Камаев күрсәтмәсе буенча шулай ук дәүләт өчен бик үк отышлы булмаган 25 җир кишәрлеген башка 5 җир кишәрлегенә алмаштыру сизелерлек зыян салган. 
Суд Фаил Камаевны катгый режимлы төзәтү колониясендә утыру, 6 млн сум күләмендә штраф һәм 3 елга җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарында вазифалар биләүне тыю белән 4 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул иткән иде.
 


правосудие Фаил Камаев

Нет комментариев