Чаллыга татар язучылары килде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга татар язучылары килде

Быел әдәбият көннәре «Мәйдан» журналының 25 еллык юбилеена багышланды.

Чаллыда "Мәйдан" журналының 25 еллыгына багышланган чаралар бара. Бүген автокалага татар халкының күренекле язучылары Рәдиф Гаташ, Нәбирә Гыйматдинова, Фоат Галимуллин, Хәбир Ибраһимов һәм башкалар килде.

ТР Язучылар берлегенең Чаллы буенча идарә башлыгы, республиканың Габдулла Тукай премиясе лауреаты Фаил Сафин башкарма комитет белән берлектә бу мөһим вакыйга уңаеннан әдәбият көне оештырды.

Язучылар төркемнәргә бүленеп 29, 54нче гимназиядә, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта булып, укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.

"Адымнар" гимназиясендәге тантаналы чара кысаларында "Әлифба" фильмы күрсәтелде. Аеруча казанышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында танылган журналист, «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы һәм ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Резидә Юсупова да бар. Аңа Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган медаль тапшырылды. 

Котлыйбыз, горурланабыз!

Тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

 


Матбугат

Нет комментариев