Бу хакта синоптиклар хәбәр итте.
Татарстанда җомга һәм шимбә көннәрендә кар ява, кайбер районнарда буран һәм көчле җил көтелә. 27 ноябрьдә, Татарстанда кар явачак, кайбер урыннарда буран булуы ихтимал. Күз күреме 1–2 километрга кадәр начарланырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, көндез -1..-5 градус була.
28 ноябрьдә төнлә кайбер районнарда буран күзәтелергә мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –2...–7, төнге сәгатьләрдә –4...–9 градус күрсәтәчәк. 29 ноябрьдә көндез –4...–9, төнлә –7...–12 градус. Синоптиклар киләсе атна башында урыны белән аз гына кар фаразлый. Көндез һава температурасы –3...–8, төнлә –7...–12 градус, юлларда – бозлавык.
Нет комментариев