Ислам динендә әни хакы иң зур хаклардан.
Аның турында Коръәндә дә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән табалар. Тапканнан соң, ике яшькәчә имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни янында. Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Димәк, аңа әти кешегә караганда да зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез.
Берәү Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килгән дә: «Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?» – дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәребез: «Әни кешегә», – ди. «Аннары кемгә?» дигән сорауга янә «Әниеңә» дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәребез кабат «Әниеңә», ди. Ә дүртенчегә: «Тагын кемгә?» – дип сорагач, «Әтиеңә», диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы – ана хакы.
Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасына күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән: «Әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде?» – дип сораган. Галим исә: «Син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең», – дигән. Димәк, әниләр алдындагы бурычны үтәп бетереп булмый.
Әйе, без әниләр алдында гомер буена бурычлы. Алар вафат булганнан соң да әти-әниебез турында онытырга тиеш түгелбез. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу очракта 5 төрле изгелек кылу мөмкинлеге барлыгын әйткән. Аның беренчесе – аларның урыны җәннәттә булсын дип, дога кылып тору. Икенчесе – истигъфар кылу, ягъни «Әти-әниемнең гөнаһларын гафу ит» дип Аллаһыдан сорау. Өченчесе – әти-әниеңнең исән вакытларындагы берәр хыялы тормышка ашмаган булса, әгәр дә хәерле, яхшы хыял икән, аны гамәлгә ашыру. Дүртенчесе – әти-әни кем белән дус булган булса, аларны хөрмәт итү, алар белән аралашып тору. Бишенчесе – әти-әни ягыннан булган кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Болар үтәлсә, аларның рухлары тыныч булачак.
Нет комментариев