РФ Иҗтимагый палатасында күпбалалы гаиләләр өчен махсус тариф кертергә тәкъдим иттеләр.
Бу сәяхәтләрне арзангарак төшерергә мөмкинлек бирер иде. Хәзер хәтта берьюлы ун урын сатып алганда да, ата-аналарга билетларның тулы бәясен түләргә туры килә. Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә аерым теркәлү өстәлләре, ташламалы парковка, аэропортка кергәндә һәм контроль узганда өстенлек бирергә тәкъдим итәләр. Шулай ук овербукингны (мөмкин булган урыннарга караганда билетны күбрәк сату) тыю тәкъдиме дә бар. Бу чараларның барысын да законда беркетергә тәкъдим итәләр.
Нет комментариев