Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 май көнне Яр Чаллыда бәйрәм чаралары кайларда узачак?

Яз һәм хезмәт бәйрәмендә шәһәрнең барлык районнарында чаллылылар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән.

Төп чара - тантаналы йөреш 10:00 сәгатьтә башланачак. Шәһәрдәшләр, хезмәт коллективлары колонналары Тынычлык проспекты буенча Азатлык мәйданына кадәр узачак, анда концерт программасы оештырылачак. Шәһәр халкы өчен иртәнге сәгать 10 нан 14 сәгатькә кадәр «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистлары һәм иҗат коллективлары, «КАМАЗ» ААҖ үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, «Шатлык» яшьләр үзәге артистлары һәм коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәмне «Европа Плюс» радиосы әзерләгән программа тәмамлаячак.
12:00 сәгатьтә Комсомол районында яшәүчеләр өчен мәдәният һәм ял паркында бәйрәм программасы башланачак. Чаллылылар алдында «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты, 15 нче балалар иҗат үзәге һәм «Огниво» балалар иҗат үзәге иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм кунакларын матур концерт номерлары белән беррәттән күңелле конкурслар һәм уеннар да көтә.
Бәйрәм-күңел ачу программасы «КАМАЗ» мәдәният сарае көче белән "Җиңү" паркында да оештырылачак. 12:00 сәгатьтә тамашачыларны шәһәребезнең җырчылары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт көтә, алар башкаруында барлык танылган композицияләр дә, узган еллардагы кебек үк, заманча хитлар да яңгыраячак. Чараның программасында тематик викторина, бию мастер-классы да бар. Моннан тыш, 1 нче майда аттракционнарның эш сезоны ачыла.
13:00 сәгатьтән «Яшьлек, яз, комсомол!" дип исемләнгән бәйрәм чарасын үткәрү Шишкин бульварында планлаштырыла. Парк территориясендә бу көнне декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, «Эврика» мәдәни үзәге, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае һәм 3 нче балалар хореография мәктәбе солистлары катнашында концерт программасы узачак. Яшь чаллылыларны күңелле аниматорлар көтә. 14:00-15:00 сәгатьләрдә шәһәрдәшләребез өчен Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Завьялов җитәкчелегендәге «Визит» джаз оркестры чыгыш ясаячак.

 

 

http://nabchelny.ru/news/36206

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев