Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 млрд сумлык сату үзәге

Татарстанда яңа күпләп һәм ваклап са-ту үзәген төзү буенча эшләр башланачак.

964 млн. сумлык инвестицион җитештерү мәйданчыгы Алабуга районында урнаша-чак һәм 2020 елның маенда файдалануга әзер булачак дип көтелә. Бүгенге көндә әлеге оешмада 150 дән артык яңа эш уры-ны булдыру планлаштырылган. Проектны тормышка ашыру белән X5 Retail Group компаниясенең техник биреме буенча Romex Group шөгыльләнәчәк. Күпләп һәм ваклап сату үзәге Татарстан Республикасы-ның көнчыгыш өлешендә урнашкан та-нылган кибетләр челтәренә хезмәт күрсә-түгә исәпләнгән. Шунысын да әйтергә ки-рәк, әлеге оешма Чаллы, Алабуга һәм Тү-бән Камада әлеге кибетләр челтәрен арт-тырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бина төзеләчәк басуга символик таш салу тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов килде. “Бүген без «Алабуга» күпләп һәм ваклап сату үзәге төзелешенә старт бирәбез. Тагын бер шундый проект төгәлләнү стадиясендә – Яшел Үзән районында, анда мәйдан ике тапкырга күбрәк. Иң мөһиме – 150 яңа эш урыны булдырылачак, ә бу исә яңа мөм-кинлекләр мәйданы ачыла дигән сүз. Мин бу проектларны хуплыйм, чөнки бүген безнең җитештерүчеләр өчен яңа базар-лар – яңа мөмкинлекләр ул” – диде Рөс-тәм Миңнеханов.
«Алабуга» мәйданчыгында көнкүреш куллану товарлары, туклану продуктлары, шул исәптән, махсус температура режи-мын таләп итүче уылдык, тиз бозыла тор-ган балык, алкоголь продукциясе һәм ти-рән туңдыру продукциясе сакланачак. Үзәктә товарларны сортларга аеру һәм комплектацияләү, шулай ук ваклап сату сәүдә челтәренә җибәрүгә әзерлек эшлә-ре башкарылачак.
Инвестпроект нигезендә, «Алабуга»га инфраструктурасы 17 мең кв. метрдан ар-тык мәйданны биләячәк. Аның 6,9 мең кв. метры коры склад, алкоголь склады – 300 кв. метр, шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә һәм «фреш» продукциясе – 1,7 һәм 3 мең кв. метрны тәшкил итә. Үзәк составына шулай ук офис бүлмәләре һәм зур йөк ав-томобильләре тору өчен мәйданчыклар һәм җиңел машиналар кую урыннары кертеләчәк. Заманча склад бинаны экс-плуатацияләүне тәэмин итә торган систе-маларның тулы комплексы, шулай ук, мәйданчыкларның температура режимын җайга салуның инновацион механизмна-ры белән җиһазландырылачак. 76,4 мең кв. метр мәйданда электр, газ, җылылык һәм су белән тәэмин итү, шулай ук су чы-гару объектлары төзелеше планлашты-рылган. Моннан тыш, керү юлы реконст-рукцияләнәчәк. Бүгенге көндә инфраст-руктура объектларын төзүнең якынча бәя-се – 224,2 млн. сумны тәшкил итә. Әлегә кадәр, якын-тирә кибетләр продук-цияне көндәлек илтеп җиткерү өчен үз транспортларын эшкә җиккәннәр, ә үзәк-не ачканнан соң транспорт чыгымнары күзгә күренеп кимер дип өметләнә алар.
Romex Group-Россиянең көньяк-көнчы-гышында 20 ел элек нигезләнгән алдынгы инвестиция-девелопер холдингларының берсе. Бүгенге көндә компания портфе-лендә гомуми мәйданы 1,3 млн кв. метр-дан артык булган коммерция һәм сәнәгать күчемсез мөлкәтенең истәлекле 11 объек-ты бар. Россиядә коммерция, индустриаль һәм торак күчемсез милек өлкәсендә го-муми мәйданы 1,8 млн кв.м. булган 60 тан артык проект гамәлгә ашырылган. Компа-ния милкендә куәтле техник парк, үз за-водлары, махсус техника һәм җиһазлар бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев