11 август көн суытачак, әмма яшен һәм боз булырга мөмкин
Яңалыклар тасмасы

11 август көн суытачак, әмма яшен һәм боз булырга мөмкин

11 август Татарстан җирлегендә эсселек үз көчен киметәчәк. Яңгыр, яшен һәм боз көтелә. Давыл вакытында җил тизлеге 24 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар фаразлары буенча, 11 август төнендә Татарстанда һава температурасы +12..+17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы + 23..+28 градуска менәчәк.

Чаллыда төнлә термометр баганалары +12..+16 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +23..+26 градуска кадәр җылыначак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев