Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы короновирус аркасында күчерелә

Рособрнадзор коронавирус аркасында 11нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу срокларын күчерде

Коронавирус таралу сәбәпле, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 11 сыйныфта йомгаклау иншасын киләсе елның язына күчерергә карар кылды. Ул 2021 елның 5 апреленнән дә соңга калмыйча узачак.

"Карар Рособрнадзор һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан килештерелгән һәм Оператив штаб утырышында хупланган", - дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Рособрнадзор шулай ук 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрү форматына төзәтмәләр кертте. Ул дистанцион рәвештә узарга мөмкин, әмма элегрәк билгеләнгән срокларда (2021 елның 10 феврале, резерв көннәре — 10 март һәм 2021 елның 17 мае). Әңгәмә форматы турында карар төбәкләр хакимиятләре кабул итәчәк.

Чыганак: Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X