Чаллыда кар чыгару урыннары билгеле
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кар чыгару урыннары билгеле

Дүшәмбе төнлә яуган кар сишәмбе иртәсендә шәһәр юлларында транспорт хәрәкәтен катлауландырды.

Шәһәр проспектында бөкеләр барлыкка килде. Чаллы юлларын кардан чистарту өчен махсус техника тәүлек әйләнәсендә эшләде. Мәгълүм булганча, шәһәрдә 2026-2027 елгы кышкы сезонда карны вакытлыча саклау өчен сигез мәйданчык әзерләнә. Аларның гомуми мәйданы 57 гектар тәшкил итәчәк. Карны беренче чиратта Карьерная урамындагы һәм «КАМАЗ» проспекты тирәсендәге мәйданнарга чыгару планлаштырыла. Калган территорияләр кирәк булган очракта файдаланылачак.
 


кар чыгару урыннары

Нет комментариев