«Шәһри Чаллы» журналисты республикакүләм бәйгедә җиңде
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» журналисты республикакүләм бәйгедә җиңде

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрен яктыртуга багышланган еллык журналистлар конкурсына йомгак ясалды.

«Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррир урынбасары, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы хезмәткәре Илшат Солтанов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырган журналистлар конкурсында җиңү яулады. Ул «Үз һөнәренең осталары» номинациясендә 1нче урынга лаек булды. Җиңүчеләр исемлеге бүген minstroy.tatarstan.ru сайтында игълан ителде. 

Быел бәйгегә Россия һәм Татарстанның телеканаллары, радиостанцияләре, басма матбугат чаралары, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-басмалары журналистларыннан, редакция коллективларыннан барлыгы 159 эш кабул ителгән.

Конкурс икенче ел рәттән алты номинация буенча үткәрелә. Журналистларның хезмәтләре шәһәр мохите, тормыш сыйфаты, торак күчемсез милке, социаль инфраструктура, торак-коммуналь хуҗалык һәм үз һөнәренең осталары темаларын яктырту буенча бәяләнә. Шулай ук «Темага тугрылык» махсус номинациясе дә билгеләнә.
 


Нет комментариев