Ул ришвәт алуда шикләнелә.
Чаллы шәһәр суды «Автомобиль юллары» предприятиесе директоры Илья Черкашинга карата чик кую чарасын билгеләде. Гаепләнүчене ике айга, 2027 елның 24 январына кадәр СИЗОга җибәрәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, Илья Черкашинны агымдагы елның 24 ноябрендә ришвәт алу буенча шикләнеп тоткарладылар.
Аңа РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе буенча (вазифаи затның аеруча зур күләмдә ришвәт алуы турында) гаепләү белдерелде. Бер ай элек аның йортында тентү үткәрелгән иде инде. Җинаять эзе аның элеккеге эш урынына – дүрт ел дәвамында «Ял һәм мәдәният паркы» МУПын җитәкләгән чорга барып тоташа. Ул анда подряд оешмаларына гомуми яклау күрсәткән дип фаразлана.
Нет комментариев