Табиблар аны коткара алмаган
Чаллыда табибларның тырышлыгына карамастан, юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән реанимациядә 50 яшьлек шәһәрдәшебез вафат булды. Һәлакәт 21 ноябрьдә иртәнге сәгать 5тә Яр Чаллы проспектында булган иде. Руль артындагы 36 яшьлек Минзәлә кешесе, ГАИ мәгълүматлары буенча, идарәне югалткан һәм алдында барган автомобильгә бәрелгән.
«Лада Гранта» руле артында 50 яшьлек ир-ат булган. Ул, үз чиратында, шул ук маркалы, 19 яшьлек кызныкы булган автомобильгә бәрелгән. Авыр җәрәхәтләр алган 50 яшьлек ир-атны хастаханәнең реанимация бүлегенә салганнар, анда ул вафат булган. Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре, шулай ук гаепле ачыклана.
Нет комментариев