Ул Сергей Титов урамындагы сәүдә үзәге янында ачылды.
Яңа мәйданчыкка беренче килүчеләр мәктәп укучылары-экоактивистлар булды – алар җыелган икенчел чималны эшкәртүгә тапшырдылар. Ачылу хөрмәтенә килүчеләр өчен экосувенирлар әзерләнгән иде.
«Пункт иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшли. Без аны чаллылыларга уңайлы булсын өчен шәһәрнең иске өлешендә урнаштырдык. Монда керү юллары яхшы, сәүдә үзәге якын, кеше күп йөри. Калдыкларны 8 фракция буенча кабул итәбез: алюминий һәм консерв банкалары, макулатура (картоннан тыш), батареялар, пыяла, текстиль, югары һәм түбән басымлы пластик, шулай ук вак көнкүреш электроникасы. Барлык җыелган әйберләр эшкәртүче партнерларга тапшырыла», – диде «Гринта» компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Лилия Мөлюкова.
«Гринта» компаниясе калдыкларны аерым җыюның беренче пунктын Чаллыда узган ел Академик Королёв урамында ачкан иде. Шул вакыт эчендә монда якынча 8 тонна икенчел чимал җыелган – пунктка меңнән артык кеше килгән. Икенче пункт ачу зарурлыгы барлыкка килде. Калдыкларны аерым җыю пунктларының эшчәнлеге әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм торгызуга юнәлтелгән «Экологик иминлек» милли проектының максатларына туры килә.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды
Нет комментариев