Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16-31 август көннәренә халык сынамышлары

16 ав­густ нин­ди, 19 де­кабрь шун­дый.

17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.

18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозыла.

19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер.

20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.

21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.

22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгесе көн шуның кадәр эссерәк булыр.

23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.

24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.

25 августта яңгыр яуса, "әбиләр чуагы" кыска булыр. Җылы һәм аяз булса - ак гөмбә уңар.

26 августта төне буе ябалак кычкырса, һава торышы үзгәрә.

27 августта йомшак җил - аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр.

28 августта көн матур булса, 13-21 сентябрь көннәре яңгырлы булыр.

29 августта торналар китеп бетсә, Покрауга (14 октябрь) салкын булыр.

30 август - чикләвек уңышы мул булса, киләсе елга арыш уңар.

31 август аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар