Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

19 сентябрьдә Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак

Укучылар мөстәкыйллеккә өйрәнәләр: җомга, шимбә, 17 һәм 18 сентябрь көннәрендә 1-11 сыйныф укучылары өйләрендә проект уйлап табачаклар һәм киләсе атнада аларны сыйныф алдында яклыячаклар.

Проектларны индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләргә була, берничә фәннәрне берләштерергә мөмкин.
Ә инде 19 сентябрьдә белем бирү учреждениеләрендә Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак. Балалар мәктәпкә депутатлар арасыннан мәктәп спикерын сайлау өчен киләчәк.
Күңел ачу чаралары да оештырылачак: һава торышы яхшы булган очракта, мәктәп укучылары советлары тавыш бирүдә катнашучылар өчен спорт һәм интеллектуаль интерактивлар үткәрәчәкләр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021