Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1нче апрель – Көлке көне!

Бәйрәмнең төрле илләрдә үз традицияләре, үзләренә хас шаярулары бар.

Әйтик, Англиядә шаяру төшкә кадәр генә дәвам итә. Тарихтагы иң кызыклы шаяртуны да бу илдә уйлап тапканнар. Бер гәҗиттә «Арысланнарны юабыз!» дип игълан биргәннәр. Бу тамашаны карарга мәйданга бик күп кеше җыелган. Барысының да моны үз күзләре белән күрәсе килгән, билгеле. Әмма хәбәрнең шаяру гына булганлыгына халык алдангач кына төшенгәч.

Америкада балалар бу көнне өлкәннәрнең аркасына «Тип миңа» дигән язу ябыштырырга ярата. Өлкәннәр дә җавапсыз калмый: күп кенә гаиләләрдә бу көнне шоколадлы тортлар пешә. Ә эчлек итеп мамык яки чүпрәк кулланалар.

Финляндиядә олылар балаларга үти алмаслык төрле биремнәр кушып, алардан көләргә ярата. Мәсәлән, тозлы шоколад алып килергә кушалар. Анысын таба алмаса, черки мае да ярап тора... 

Шотландиядә исә әти-әниләр балаларын күршеләренә кертеп җибәрәләр. Кулларына язу тоттыралар. Имеш, анда йомыш язылган. Ә кәгазьдә гадәттә мондый сүзләр була: «Көлмә, елмайма. Аны тагын башка йортка озатып җибәр!» Балалар үзләреннән көлгәннәрен аңлаганчы, күршедән-күршегә шулай озак йөри икән.

Тарихта иң кызыклы 1 апрель мәзәгенең берсе Би-би-си телекомпаниясенеке дип табылган. Ул «Швейцариядә токмачны бер озынлыкта үстерә алганнар» – дип хәбәр иткән. Күп кеше ышанган, хәтта үсентесен дә сораучылар булган. Ышанмаучылар да табылган, тик алар бармак белән генә санарлык булган ди.

Бер елны Чукоткада бозга каткан мамонт баласы табылу, аның исән булуы, җебетеп, Мәскәү зоопаркына җибәрелүе хәбәр ителгән. Бу галәмәтне карарга теләүчеләр күп җыелган. Башка илдән бер укытучы укучыларын экскурсиягә алып килгән хәтта! Тик ялган икәнен белгәч, гауга куптарган, имеш. 

Әгәр сезне 1 апрельдә алдаганнар икән, гауга куптарырга ашыкмагыз. Иң яхшысы: үзегез бу кешене киләсе елга алдар өчен быелдан ук план кора башлагыз.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев