Салехардтагы Обдорск гимназиясенең 6нчы сыйныф укучылары бер йорт ихатасындагы көрттә документлар һәм акча белән барсетка тапкан.
Анда барлыгы 220 мең сум акча булган. Укучы балалар табышны әти-әниләренә күрсәткән. Ә өлкәннәр, балаларын җитәкләп, шунда ук полициягә юл тоткан.
Намуслы гамәлләре өчен укучыларны "Русия патриоты" истәлекле значогы һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр. Балаларына дөрес тәрбия бирүче ата-аналарга да рәхмәт белдергәннәр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/200-me-sum-tapsa-nishl-r-ide-/
Нет комментариев