21 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
21 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак.
Урыны белән буран. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез -3..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
21 февральдә Чаллыда исә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кар; аерым районнарда буран. Көндез урыны белән зур булмаган кар. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр. Төнлә минималь температура -2...-5˚. Көндез һаваның максималь температурасы -3.. 1˚. Юлларда бозлавык, кар боткасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев