Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

22 декабрь хәвефле көн булмакчы

“Беренче канал”га танылган күрәзәче Ванганың танышы Сергей Косторной килгән

Тапшыруда ул быелгы елның 22 декабрендә шомлы вакыйгалар булачагы хакында бәян иткән.
Косторной әйтүенчә, кешелек, ваемсыз яшәвеннән туктап, уйланмаса, Җир шарында һәлакәтләр башланачак. Ванга бөтен дөньяны ялмап алган коронавирусның барлыкка киләчәге хакында да әллә кайчан ук әйткән булган икән. Сергей Косторной бу хакта белгән, тик аңа пандемия һөҗүме турында алдан сөйләргә ярамаган, вирус таралырга бер атна кала гына ул бу җәһәттән авызын ача алган.
Тик моның белән генә күрәзәченең фаразлары бетми икән әле. Тагын бер искиткеч яңалыкны Яңа елга 7 көн кала гына сөйләргә ярый икән. Ә 22.12.2020гә килгәндә, 21 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Кояшта көчле шартлаулар көтелә. Моның исә бихисап электр җиһазларын сафтан чыгаруы ихтимал. Адәм балаларының сәламәтлеге өчен дә Кояштагы шартлаулар яхшы түгел. Шуңа күрә бу вакытта үз-үзегезгә, якыннарыгызга аеруча игътибарлы булыгыз.
22 декабрьдә планеталар парады да көтелә. Ике зур планета — Юпитер белән Сатурн бер рәткә басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев