Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

34 төр муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алырга мөмкин

Шәһәр Башкарма комитеты ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эш алып бара.

Бүгенге көндә 34 муниципаль хезмәтне шәһәр халкы электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин.
Алар арасында - объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, адресларны бирү, үзгәртү һәм юкка чыгару, җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт) бирү, җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү һ.б. хезмәтләр.
Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән  порталда танышырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru

http://nabchelny.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: госуслуги