Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

37нче мәктәп укучылары татар, рус телләреннән тыш, инглиз, француз, грузин телләрендә дә шигырь сөйли белә

Мәктәбебездә һәрдаим нинди дә булса бәйрәм-чаралар үткәрелеп тора. Туган илгә, туган телгә, халкыбызның бөек шагыйрьләренә, Ватан сакчыларына, каһарман сугыш батырларына ихтирам, ярату, горурлану хисе тәрбияләү максатыннан бик күп кызыклы, тирән эчтәлекле чаралар уздырылды.

Укучылар мәктәптә үткәрелгән төрле чараларда үзләренең талантларын, ни дәрәжәдә илебезнең үткәнен, бүгенгесен белүләрен курсәттеләр. Һәр сыйныфта сыйныф сәгатьләре,  мәктәп  китапханәсендә китап күргәзмәләре, Муса Җәлилгә багышланган мавыктыргыч «Могҗизалар кыры» уены, «Халыкара Туган тел» көнендә  шигырь сөйләүчеләр конкурсы, мәктәп күләмендә – Муса Җәлилгә, Туган телгә, Ватанны саклаучыларга багышланган рәсем ясау бәйгеләрендә балалар үзләренең талантлы рәссамчы булуларын да күрсәттеләр.  Мәктәп күләмендә актлар залында  әдәби-музыкаль кичә дә үткәрелде. Балалар сәнгатьле итеп татар, рус, инглиз, француз, грузин телләрендэ шигырьләр сөйләделәр. Муса Җәлилнең «Карак песи» шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр, милли татар киемнәре кигән  кызларыбыз бик оста итеп татарча биеп күрсәттеләр. Илебезнең тарихын белүче, аның киләчәгенә битараф була  алмаучы, күпмилләтле халкыбызны хөрмәт итүче, төрле чараларда актив катнашучы укучыларыбызга мәктәп директоры Ләйсән Әхмәтҗанова мактау кәгазьләре тапшырды.

– Менә шулай милли горурлык хисләрен саклап, телебезне, милләтебезне, халыкара дуслыкны ныгытып яшәрлек буын үстерә, тәрбияли алсак, киләчәгебезнең якты, матур булуына шигебез юк, – дип ышанычын белдерде мәктәп директоры.

37нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта белем бирүче мәктәбебездә шуны аңлап эш итүче укытучылар хезмәт куя. «Туган тел» көне бәйрәме, залдагы барлык халык: олысы да, кечесе дә, аягүрә басып «Туган тел» жырын башкару белән тәмамланды. Бу бәйрәмнең балалар күңелендэ  онытылмаслык  эзләр  калдыруына  ышанабыз.

Әлфия Нурлыгаянова,
37нче мәктәп китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп