Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

9 яшьлек Дамир Сәйфуллинга футбол буенча тиңнәр юк!

4нче мәктәпнең 3 "Г" сыйныф укучысы Дамир Сәйфуллин үз яшь категориясе (2013нче елгы яшүсмерләр) командалары арасында футбол буенча ТР Кышкы беренчелегенең җиңүчесе булды.

Моннан тыш Дамир Сәйфуллин уен барышында 20 тапкыр тупны оста йөртүе белән Беренчелекнең иң яхшы бомбардиры исемен яулады. 

Әйтергә кирәк, Дамирга кечкенәдән үк лидерлык сыйфатлары хас, ул һәрвакыт югары нәтиҗәгә ирешү максатын куя, үзенең иптәшләре өчен бик яхшы үрнәк булып тора. 

9 яшьлек Дамир футбол ярышлары буенча Татарстан Беренчелегенең ике тапкыр җиңүчесе булган инде. 

Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт