Җәяүлене төнлә машина бәрдергән
Яңалыклар тасмасы

Җәяүлене төнлә машина бәрдергән

Ул исән калганмы?

14 ноябрьдә төнге сәгать 01:00 тирәсендә Чаллы-Бурды автомобиль юлында «Лада Гранта» машинасын йөртүче җәяүлене бәрдергән. Җәяүле машина юлыннан хәрәкәт иткән, яктырткыч элементлары булмаган. Нәтиҗәдә, җәяү баручы урында ук вафат була, һәлакәтнең нечкәлекләрен ачыклыйлар.

Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе караңгыда яктырткыч элементлар кулланырга өнди.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев