Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аксубайдан Чаллыга килеп 81 яшьлек әбине талаган

Егет берьюлы берничә җинаять кылуда гаепләнә.

Чаллыда Аксубайдан килгән 19 яшьлек егетне кулга алдылар. Ул берьюлы берничә җинаять кылуда гаепләнә. 

Иң элек ул 2 комплекстагы парковкаларның берсеннән «Лады Приора» автомобилен урлап алып чыгып китә. Вакыйга 16 июль көнне була. Транспорт хуҗасы машинасының юклыгын күреп хокук сакчыларны чакырта. Полиция хезмәткәрләре тиз арада каракның эзенә төшә һәм аны тоткарлап, җинаять эше ача. Соңыннан шәһәрдән читкә чыкмау таләбе белән җибәрә. Тик егет кырын эшләрен дәвам итә. Икенче көнне инде ул 1 комплекстагы шифаханә янында 81 яшьлек карчыкның сумкасын талап ала. Анда пенсионерның 1300 см акчасы һәм телефоны була. Егетне тоткарлап, кабат сак астына алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига