Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабугада ятим балалар өчен йорт куллануга тапшырыла

Күп катлы йорт «Торак һәм шәһәр мохиты» илкүләм проекты буенча төзелгән

Алабугада 105 фатирлы яңа йорт яраклылык турында сертификат алды. Бу хакта Татарстан дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән район газетасы яза.

Күп катлы йорт республиканың социаль ипотека программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохиты» илкүләм проекты буенча төзелде. Ул Алабуганың Танайка микрорайонында урнашкан.

Йорт куллануга тапшырылгач 105 гаилә фатирлы булачак. 26 фатир ятим балалар өчен билгеләнгән. Йорт янәшәсендәге террритория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев