Чаллыда артист тамашчыларга бушлай концерт күрсәтте
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда артист тамашчыларга бушлай концерт күрсәтте

Рушания Сабировага 55 яшь тулды.

«Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артисты Рушания Сабированың юбилеена багышланган затлы концерт булды. Рушания Рәис кызы – Чаллы мәдәниятендә тирән эз калдырган шәхес. Ул 25 ел «Болгар» бию театрында – балет биючесе, «Моңлы Чаллы» ансамблендә  репититор булып эшләде. 

Бүгенге көндә «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә өлкәннәрнең «Рассвет», яшьләрнең «Сабантуй» ансамбльләрен җитәкли. Бу коллективлар Россия, халыкара бәйгеләрдә катнашып Чаллыны данлый, шәһәр чараларын матур чыгышлары белән бизи. Рушания ханыма шушы хезмәтләре өчен мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрәмиев рәхмәт әйтеп, мэрның Рәхмәт хатын тапшырды.   

«Лаеклы ялга чыккач эшләргә мөмкинлек биргән җитәкчлеәргә рәхмәт. Миңа өлкәннәр белән эшләү аеруча ошый. Аларның әти-әни, балалар карыйсылары юк. Киемнәрне үз акчаларына алалар. Ансамбльгә теләп, яратып йөриләр», – диде юбиляр.

Гомерен бию сәнгатенә багышлаган  Рушания Сабирова тамашачыларга бушлай концерт күрсәтте. Анда «Сабантуй», «Рассвет» ансамбльләре, Удмуртиядән «Девчата» ансамале, артистлар Равил Галиев, Илгизәр Мортазин, Хәят, Наил Әнәсов, Виталий Агапов чыгыш ясады.

«Минем Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә ирешүемдә Рушания Сабированың роле зур булды. Аңа сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар телим», – диде ул.  Профессиональ дәрәҗәдә оештырылган концерт бер сулышта узды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул иттеләр. Юбилярны көчле алкышлап, чәчәкләргә күмеп  сәхнәдән озаттылар.
 


юбилей рушания сабирова

Нет комментариев