Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Александр Селезнев «Игелекле Татарстан – 2020» бәйгесенең төп җиңүчесе булды

Бәйге җәмгыять үсеше өчен зур хезмәт куйган волонтерларга рәхмәт йөзеннән оештырыла

 «Игелекле Татарстан — 2020» бәйгесенең төп җиңүчесе итеп Александр Селезнев танылды, ул мактаулы Гран-при һәм «Ел волонтеры» исеменә лаек булды. 22 яшьлек егет 2015 елда «Волонтер-медиклар» командасына кушылганын сөйләде. Хәзерге вакытта ул бу юнәлешнең төбәк координаторы урынбасары вазифасын били. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте.

Александр фикеренчә, иреклелек — аның тормышының төп мәгънәсе, чөнки ул әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. «Без, иреклеләр, меңнәрчә, ә киләчәктә тагын да күбрәк булачак. Биредә катнашучыларның һәркайсы үзенчә җиңүче булып тора. Уртак көч белән без дөньяны яхшырак итәрбез», — дип йомгаклады сүзен Александр Селезнев.

«Сезнең ярдәм белән Татарстанда битараф булмаган йөрәкләрнең күп булуын аңлыйм. Алар өчен кешеләргә ярдәм күрсәтү иң кыйммәтле һәм өстенлекле юнәлеш булып тора. Шуңа күрә сезнең һәркайсыгыз үз иленең лаеклы гражданины, һәм шуның аркасында безнең дәүләт тагын да уңышлырак булачак», — диде ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

»#Безбергә Бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында ирекле (волонтер)» номинациясендә җиңүне берьюлы өч катнашучыга - Казан шәһәреннән Лиана Фазуллина, Лилия Алимова һәм Бөгелмә муниципаль районыннан Диана Насыйровага бирделәр.

Татарстан Республикасы районнары арасында «Игелекле төбәк – Игелек жире» республика бәйгесе җиңүчеләр билгеле. Анда Татарстан Республикасының төрле муниципаль берәмлекләреннән халыкның тормыш сыйфатын күтәрдә ярдәм итүче волонтерлык программаларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыручы юридик теркәлгән оешмалар катнашты.

Бөгелмә, Теләче, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Лениногорск, Алексеевск, Нурлат муниципаль районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре җиңүче булды..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев