Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алинә Заһитова закон бозган

Һич ышандырмаса да, бу хәл дөрес булып чыкты.

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионына «права»сыз машина белән идарә иткән һәм хәвефсезлек каешын эләктермәгән өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Вакыйга Алинә Ижауга килгәч була: ул машинада «права»сыз йөри һәм видеоны Интернетка урнаштыра. Шуннан эләктереп алалар да инде. Хокук бозу турындагы материалларны штраф билгеләү өчен Ижау шәһәренең Ленин районына җибәргәннәр, дип яза "Татар тудей".
- Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге факт буенча 12.7 мәддәсе кысаларында тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча гамәлдәге закон кысаларында карар кабул ителәчәк, — дип хәбәр итә Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhizn/alin-za-itova-zakon-bozgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев