Җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнә
Яңалыклар тасмасы

Җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнә

2026 елдан яңа бәяләр гамәлгә керә

Татарстан Республикасы дәүләт комитеты җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүнең тарифларын билгеләнде.

  • 2026 елның 1 гыйнварыннан Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә 1 сәфәрнең бәясе 46 сум тәшкил итәчәк. Тарифлар менюсында озак файдаланудагы билетлар белән сәфәрләр өчен түләү мөмкинлеге саклана, бу очракта бер сәфәрнең бәясе 36 сум тәшкил итәчәк.
  • Минзәлә, Нурлат, Лениногорск, Зәй һәм Актанышта 1 сәфәрнең бәясе 33 сум тәшкил итәчәк.

Тарифларны исәпләгәндә транспорт системасының барлык үзгәрешләре исәпкә алынган: маршрут челтәрләренең гомуми озынлыгы һәм конфигурациясе, пассажир әйләнешенең актуаль күрсәткечләре, шулай ук агымдагы эксплуатация чыгымнары.

Моннан тыш, тарифларның артуына түбәндәге факторлар йогынты ясаган: бәяләре индексы арту, ягулык бәяләренең  10,4%ка кадәр артуы, 14,3%ка электр энергиясенә бәяләр үсү, материалларга һәм ремонт өчен запас частьләргә бәяләр арту , хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 20,7%ка арттыру, яңа автобуслар һәм троллейбуслар буенча эксплуатация чыгымнарын исәпкә алу.

Ташламалар категориясе өчен гамәлдә булган барлык социаль ярдәм чаралары тулы күләмдә саклана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев