Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталы программасына төзәтмәләр кертелгән

29 марттан башлап ана капиталы программасына гаиләнең торак шартларын яхшырту чаралары белән эш итүгә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде

Төп үзгәрешләрнең берсе ана капиталы акчаларына сатып алына торган торак биналарның торышын контрольдә тотуны көчәйтү булды. Яңа нигезнамәләр буенча, торак күзәтчелеге органнарының фатир яки йортның яшәү өчен яраксыз булуы турындагы белешмәсе, акчалар белән эш итү турындагы гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарту өчен законлы нигез булып таныла.

Пенсия фонды бүлеге торак урыны торышы турындагы мәгълүматны җирле үзидарә, Дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак контроле органнарыннан соратып ала. Алар бинаның яшәү өчен яраклылыгы турында гына түгел, ә йортны сүтү яки реконструкцияләү мөмкинлеге алуы турында да мәгълүмат бирә. Төзәтмәләр Россия Пенсия фонды ана капиталы тулысынча тотылуы турында сертификат хуҗасына хәбәр итә торган айлык срокны беркетте. Мөрәҗәгать соңгы түләү датасыннан соң бер ай эчендә җибәрелә.

 

http://nabchelny.ru/news/35996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев