Мәктәп укучысы имтиханга үзе урынына өч тапкыр танышын җибәргән.
Ачыклануынча, бу укучы өйдә белем алган, шуңа да күпләр аны танымаган.
Ведомство хәбәр итүенчә, чыгарылыш сыйныф укучысы өчен урыс теленнән, профильле математикадан һәм инглиз теленнән имтиханны башка кеше тапшырып чыккан.
Алмаштыру очрагын ведомство камерадан видеоязмалар караганда һәм имтихан эшләрен кабат тикшергәндә ачыклаган. Әлеге вакытта бу эшне хокук яклау органнары тикшерә.
Нет комментариев