Яңалыклар тасмасы

Ата-аналар, шалтыратыгыз

27 февральдә иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр татарстанлылар өчен, балаларны I сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча, консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан кайнар линия эшләячәк.

Гражданнар әлеге тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буе¬ча бирә ала. 
Консультацияне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппраты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе вәкилләре үткәрәчәк.


Нет комментариев