Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокала эшмәкәрләрен "Кама сәнәгать форумы-2019"на чакыралар

26 һәм 27 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә «Кама сәнәгать форумы-2019»ның өченче этабы кысаларында эшмәкәрләр өчен берничә чара үткәрергә планлаштыралар.

Бу хакта Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров сөйләде. Чаралар программасы хакимият, бизнес һәм мәгариф институтлары вәкилләренең төрле юнәлештәге күргәзмәләрен һәм очрашуларын, шулай ук өстенлекле юнәлешләр буенча эшмәкәрләрнең экспресс-консультациясен һәм сессияләрен үз эченә ала.

"Беренче көн безнең шәһәр предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланачак, икенче көн тулысынча – бизнесны оптимизацияләү, безнең предприятиеләр үз бизнесларын үстерүдә мөмкин булган ярдәм формалары турында күбрәк белсен өчен. Сер түгел, бүгенге көндә шәһәребезнең реаль секторындагы предприятиеләрнең күбесе эшче кадрларга җитди кытлык кичерә. Без кадрлар һәм финанслар һәм белән тәэмин итү, үз эшчәнлекләре өчен штрафлар алу куркынычыннан саклану мәсьәләләре буенча фикер алышуга басым ясыйбыз. Бу мәсьәләләр буенча фикер алышачакбыз", - дип сөйләде Фәрит Бәшәров.

Барлык чаралар да яңартылган "Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә узачак. Биредә гадәти булмаган һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы да тәкъдим ителәчәк, ул укучыларны һөнәрләр һәм мәктәп предметлары белән бәйле һөнәри осталык белән таныштырачак. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә карьера перспективаларын раслаячак. 

Фәрит Бәшәров хәбәр иткәнчә, быел Чаллыда автокала эшмәкәрләре съездын үткәрү планлаштырыла, ул шулай ук кадрлар сәясәтенең актуаль проблемаларын хәл итүгә багышланачак: "Кызганычка каршы, зур мегаполислар иң яхшы кадрларны үзенә җәлеп итә, гәрчә безнең шәһәрдә үз көчләрен һәм белемнәрен кулланырга мөмкин булган барлык шартлар да бар дип ышандыра алам".

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге 25 еллыгын билгеләп үтә.

 

http://nabchelny.ru/news/35427

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X