Яңалыклар тасмасы

Автокалада яшәүчеләргә хәйрия ярминкәсенә кушылырга тәкъдим итәләр

6 мартта Пенсия фонды идарәсендә 9:00дан 14:00 сәгатькә кадәр "Йөрәктән йөрәккә" традицион хәйрия ярминкәсе узачак.

 Чара программасына декоратив кул эшләнмәләре һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» активистлары, «Кружевница» хатын-кызлар клубы әгъзалары әзерләгән камыр ризыклары күргәзмәсе кертелгән. Җыелган акчалар Яр Чаллы балалар йортына күчереләчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/35569

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев