Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокаланың КБМҮнә Коми Республикасыннан табиблар делегациясе килеп китте

Автокаланың КБМҮнә Коми республикасының Сыктывкар шәһәреннән «Коми Республика перинаталь үзәге» вәкилләре килеп китте.

Визитның максаты – КБМҮнең Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге тәкъдимнәрен кертү, медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча эчке тикшерү оештыру, шулай ук сыйфат менеджменты системасының эш тәҗрибәсен өйрәнү. Баш табиб Ольга Лебедева, клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Дмитрий Большаков, эпидемиолог Вера Даньщикова һәм баш акушер Зоя Лаврега составындагы делегацияне КБМҮнең – Перинаталь үзәге һәм балалар хастаханәсенең тәүлек буе эшли торган ике стационары эше белән таныштырдылар.Баш табиб урынбасары Алексей Эстрин, сыйфат бүлеге җитәкчесе Оксана Чикина һәм баш акушер Марина Абрамова коллегаларын планлы һәм ашыгыч рәвештә пациентларны кабул итү логистикасының тулы циклы белән таныштырдылар. Коми хезмәттәшләрендә операция, реанимация бүлекләренең, шәхси бала табу залларының җиһазландырылуы аеруча зур кызыксыну уятты. Сыктывкар табиблары стационарда медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшерүне оештыру һәм эш халәтендә сыйфат менеджменты системасын саклау өлешендә КБМҮнең эшенә югары бәя бирделәр. Алынган тәҗрибә Сыктывкар шәһәре һәм төбәктә "Коми Республика перинаталь үзәге" республика үзәгендә гамәлгә ашырылачак.

 

http://nabchelny.ru/news/35930

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев