Шəhри Чаллы

Автокаланың «Нур» яшьләр үзәгендә "Георгий тасмасы" акциясе старт алды

Автокалада яшәүчеләр, гадәттәгечә, ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

"Георгий тасмасы" акциясе бүген "Нур" яшьләр үзәгендә старт ала. Бөтен шәһәр буенча җәмәгать урыннарында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт һәм хәтер символын таратучыларны очратырга мөмкин булачак. Акция шәһәрнең эшче яшьләре арасында интеллектуаль уен кысаларында узачак, аны оештыручы - «Интеллект» АКБО һәм ул 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә 12 мең тасма тарату планлаштырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/35972

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: