Автомобиль юллары предприятиесе суыкларга әзер
Яңалыклар тасмасы

Автомобиль юллары предприятиесе суыкларга әзер

Кар чистарту техникасы да эш башланганын көтә

Чаллыда кышкыга бозлавыктан саклану өчен 2,7 мең тонна техник тоз, 2,5 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләгәннәр. Автомобиль юллары предприятиесе территориясендә су-тоз катнашмасын әзерләү өчен җайланма урнаштырылган. Кирәк булса, бозлавыкка каршы материалларны тулыландыру мөмкинлеге бар.

Кар чистарту техникасы да әзер. Машиналар планлы тикшерү үткән. Кадрларга кытлык юк, дип белдерәләр оешмада. Җәен авыл хуҗалыгы һәм юл төзелешендә эшләүчеләр кышын юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнәчәкләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев