Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыл хатыннарының эш сәгатен арттырырга җыеналар

Авылда эшләүче хатын-кызларга эш көнен атнага дүрт сәгатькә арттырырга уйлыйлар. Хәзер алар атнасына 36 сәгать эшләргә хокуклы. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бу норманы гамәлдән чыгару яки саклап калу мәсьәләсен карыйлар

Бу мәсьәлә 2019 елның беренче ярты елына Россиянең өч яклы комиссиянең чаралары планына кертелгән. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре бу инициативага каршы чыга. Алар авылда яшәүче хатын-кызларга йорт эшләрен башкару өчен өстәмә вакыт кирәк дип уйлый. Министрлык хезмәткәрләре искергән нормаларны гамәлдән чыгару эшләре бара дип әйтә. Әмма без авылда тормыш сыйфаты сизелерлек күтәрелгәч кенә ташламаларны гамәлдән чыгарырга мөмкин дип уйлыйбыз, — дигән профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Галина Юрова.  
Хәзер башкалар 40 сәгать эшләгәндә, авылда хатын-кызлар атнага 36 сәгать кенә эшләп тулы хезмәт хакы ала.   Росстат мәгълүматлары буенча, авыл җирлегендә 37,6 миллион кеше яши. Аларның яртыдан күбесе хатын-кызлар - 20,3 миллион. Аларның 63,3 проценты эшли. Шулай итеп, бу яңалык 12,9 миллион чамасы хезмәткәргә кагылачак.  

 

http://matbugat.ru/news/?id=24973

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев