Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Нәҗмиев: «Татар көрәше өчен зур югалту бу»

Чаллы көрәшчесе, ТР Атказанган тренеры Алмас Заһретдинов юл- транспорт фаҗигасендә һәлак булды. Ул билбаулы көрәш буенча РФ спорт мастеры һәм Халыкара категорияле хөкемдар дәрәҗәләренә ия иде.

Соңгы елларда «Витязь» спорт мәктәбендә балаларны татарча көрәш серләренә өйрәтте. Бу кайгылы вакыйга уңаеннан Чаллыда милли көрәш федерациясе рәисе, РФ спорт мастеры Айдар Нәҗмиев болай диде: «Татарча көрәш сөючеләр өчен бик зур югалту бу. Профессионал, абруйлы көрәшче иде Алмас абый. Безнең мөнәсәбәтләр аеруча якын иде – ул минем тренерым. Аның ярдәмен, киңәшләрен тотып үзем дә спортта зур дәрәҗәләргә ирештем».

Алмас Заһретдиновны туган ягы Норлат районы Киекле авылында җирләячәкләр. Мәрхүмне озатырга Чаллыдан һәм Казаннан йөздән артык көрәшче барачак.  

Иртәгә шулай ук Норлатта республикакүләм көрәш ярышлары уза. Анда Чаллыда милли спортны үстерүгә зур көч куйган Алмас Заһретдиновны да искә алачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев