Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан юлында булган коточкыч авариядә «Витязь» спорт мәктәбе тренеры һәлак булды - ФОТОЛАР

Кичә, якынча 11 сәгать 15 минутта, Әлмәт-Норлат трассасы юлында кеше үлеменә китергән куркыныч юл һәлакәте булды. Биредә “Лада Калина” белән "ГАЗель" автомобильләре капма-каршы бәрелеште. Күрәсең, транспорт чаралары зур тизлектә хәрәкәт иткән, җиңел машина бик каты янчелгән. Аның йөртүчесе урында ук һәлак булган.

Соңрак билгеле булганча, җиңел машина руле артында Чаллы кешесе, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Алмас Заһретдинов булган. Ул билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры һәм халыкара категорияле хөкемдар дәрәҗәләренә дә ия иде. 

62 яшьлек тренердан тыш автомобиль салонында 17 яшьлек бер спортчы да була. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, "ГАЗель" автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыккан.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп

2
X