Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азат Абитовны сәламәтлегендә җитди мәсьәлә борчый

Азат Абитов Инстаграмда язылучыларына үзен борчыган җитди мәсьәлә турында хәбәр иткән. Ярты елдан артык ул тиз генә йоклап китә алмыйча азаплана икән. Бу очракта нишләргә кирәклеген Азат Инстаграмда дусларыннан сораган.

“Ярты елдан артык мине “бессоница” азаплады. Төннәр буе йоклый алмыйча, әйләнеп ятып, түшәмгә карап ятып, аннан тагын әйләнеп 5-6 да гына йокыга китә идем. Бер дә рәхәт нәрсә түгел… Соңгы ике көнне генә иртәрәк йокыга китеп, әйбәтләп йоклый алдым. Нәрсәдән бу? Сездә андый проблема булганы бармы?”, дип мөрәҗәгать иткән язылучыларына Азат. Аңа язылучылары җавап кайтарып, үз фикерләрен җиткергән. “Мөчеткә йөрергә кирәк”, “Күз тию дигән әйбер бар, саклану чаралын куллан”, “Өйләнергә кирәк сиңа”, “Минем җаным тыныч булмаса шулай була. Нинди дә булса сәбәбе бардыр… Нәрсәдер борчый… Көндез черем итеп алмыйсыңдыр бит? Кай чакта көндез йокламаска кирәк… түзәргә!”, “Витамин В6 җитми, уйларын купме? Китап укып кара, интернетта куп утырма, бөтнек сәе эч бал белән!”, дип язганнар Азатка. Азат исә бу фикерләрнең берсенә дә әле җавап бирмәгән.



https://tatar-today.ru/2019/02/41839/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X