Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Азат Фазлыев: "Кызганыч, бу көннәрдә негатив күп ишетергә туры килде"

Азат һәм Алсу Фазлыевлар гаиләсенә бу көннәрдә шактый тәнкыйть сүзләре укып, бик күп негатив ишетергә туры килгән

Тамашачыларның бер өлешенә җырчылар гаиләсендәге күңелсез вакыйгалар артыннан ук концертлар бирүе, алай гына да түгел, өр-яңа машиналы булып куюлары күңеленә тигән, күрәсең. Бу турыда Азат болай дип аңлата (үзгәртмичә бирәбез): "Хәерле кич барыгызга да. Кызганыч, бу көннәрдә негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килде. Янәсе, әнине дәваларга дип җыйган акчага машина алганбыз икән... Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мохтаҗ балаларга таратып бирдек. Моның хакта лентада аерым пост бар. Аннары... Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөриләр. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә - бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: "Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез", - диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты. Ярага тоз салмагыз, зинхар. Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим... Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин," - дип яза Азат. 

 

http://matbugat.ru/news/?id=24972

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев