Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала карау буенча түләнүче пособиеләр хәзер "Мир" картасына күчерелә

Агымдагы елның 1 маеннан федераль бюджеттан кайбер социаль түләүләр "Мир" карталарына күчәчәк.

Бу хакта бүген РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге 9 нчы дәүләт учреждениесе филиалы директоры Ленар Шакиров хәбәр итте. Яңалык вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу, бала тугач күчә торган акчаларга, 1,5 яшькә кадәр бала карау пособиеләренә кагыла. "Иминләштерелгән зат "Мир" картасына ия булса, 1 майдан федераль бюджетның барлык акчалары мәҗбүри рәвештә шунда күчереләчәк. Гражданин агымдагы елның 1 маена кадәр башка түләү системалары буенча алган пособиеләр һәм түләүләр аларны элеккеге карталарга, аның гамәлдә булу срогы чыкканчы, алуны дәвам итәчәк. Әлеге карталарга күчүнең ахыргы срогы - 2020 елның 1 июле", - дип аңлатты Ленар Шакиров.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын «Мир» милли түләү системасына күчерү турындагы карар Россия президенты Владимир Путин тарафыннан 2017 елда кабул ителгән иде.

 

http://nabchelny.ru/news/36392

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев